Владимир Путин
Россия Федерациясе Президенты
«Бүген илебездәге ягулык-энергетика комплексы кооперация, масштаблы инвестицияләр, энергиянең традицион һәм альтернатив чыганакларын үстерүгә, тармак инфраструктурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән эре, кирәкле уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ача. Шуны ассызыклап үтәм: энергетика өлкәсендә танылган лидерларның берсе буларак, безнең ил тотрыклы социаль-икътисадый үсеш һәм глобаль энергетика иминлеген тәэмин итү максатларында эшлекле, иҗади партнерлыкның эзлекле тарафдары булып тора.»