Энергия нәтиҗәлелеге буенча җиһазлар һәм технологияләр конкурсы


Конкурсның максатлары һәм бурычлары:

  • инновацион ресурсларны сак тоту  технологияләрен, җиһазларын һәм материалларын җитештерүне киңәйтү өлкәсендә Татарстан Республикасы икътисадының куәтен гамәлгә ашыру;
  • икътисадның реаль секторында энергия ресурсларын сак тоту технологияләрен камилләштерү буенча чаралар эшләү;
  • ягулык-энергетика һәм башка матди ресурслар куллануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм табигатькә техноген йөкләнешне киметү;
  • сәнәгать тармакларын техник яктан яңадан коралландыру, производствога заманча энергия ресурсларын сак тоту технологияләрен кертү;
  • конкурентлыкка сәләтле энергия ресурсларын сак тоту продукциясен җитештерүгә ярдәм итү;
  • энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча  җиһазлар һәм технологияләр базасын формалаштыру;
  • Татарстан Республикасы икътисадында энергия ресурсларын куллану параметрларын сыйфатлы яхшыртуны һәм эчке,  халыкара базарда аның продукциясенең конкурентлылык сәләтен арттыруны тәэмин итә торган яңа прогрессив технологияләр, җиһазлар һәм материалларны гамәлгә кертү буенча өстенлекле юнәлешләрне билгеләү һәм гамәлгә ашыру;
  • энергия менеджментының заманча ысуллары, шул исәптән энергия нәтиҗәлелеге белән идарә итү, сыйфатны тәэмин итү һәм табигатькә зарарлы йогынтыны киметү ысулларын да кертеп, базар мөнәсәбәтләре шартларында предприятиеләрнең тотрыклылыгына ирешү;
  • сыйфатлы энергия һәм ресурслардан торган товарлар һәм хезмәтләр чыгаруда товар җитештерүчеләрнең кызыксынуларын көчәйтү.

КАТНАШЫРГА