Яшьләр инициативаларының республика конкурсы


«Без энергия нәтиҗәлелеген  сайлыйбыз» яшьләр инициативалары республика конкурсы яшьләрнең фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлеген активлаштыру, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентларының, аспирантларның һәм өлкән сыйныф укучыларының фәнни-техник һәм инновацион эшләнмәләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, энергияне саклау һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә фәнни-техник, икътисадый һәм норматив-хокукый прогрессны үстерү максатларында үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү мәктәпләренең, гимназияләрнең, лицейларның өлкән сыйныф укучылары, башлангыч, урта, югары һөнәри белем бирү студентлары, 16-30 яшьләрдәге техник һәм гуманитар югары уку йортларының  аспирантлары чакырыла.

Бер кешенең бер эш белән бер номинациядә катнашуы рөхсәт ителә!

Гаризлар 2023 елның 15 мартына кадәр кабул ителә

Конкурска гариза һәм кушымта итеп бирелә торган документлар түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: cetrt@mail.ru

«Без энергия нәтиҗәлелеген  сайлыйбыз»  Республика яшьләр инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2023 елның 07 апрельдә Яшьләр көне кысаларында узачак.

Конкурста катнашу кагыйдәләре, гаризага һәм конкурс эшен рәсмиләштерүгә карата таләпләр, эшләрне бәяләү критерийлары Конкурс турындагы нигезләмәдә һәм кушымталарда күрсәтелгән:

КОНКУРС ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ (Кучереп алырга)

Кушымта 1 ГАРИЗА (Кучереп алырга)

Кушымта 2 КОНКУРС ЭШЕ ПАСПОРТЫ (Кучереп алырга)

Кушымта 3 МЕТОДИК ТӘКЪДИМНӘР ӘЙТЕРГӘ (Кучереп алырга)

Кушымта 4  ШӘХСИ МӘГЪЛҮМАТЛАРНЫ ЭШКӘРТҮГӘ РИЗАЛЫК (Кучереп алырга)

Катнашу мәсьәләләре буенча «Татарстан Республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге» мәгълүмат-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.

тел/факс: (843) 272-99-43, 272-19-21, 272-99-69;

е-mail: cetrt@mail.ru