Форум турында


Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге өлкәсендә конструктив диалог, алдынгы тәҗрибә алмашу, яңа идеяләр, перспективалы технологияләр һәм проектлар тәкъдим итү, инновацион технологияләр кертү, максатчан инвестицияләр җәлеп итү, фәнни казанышлар, яңа эшләнмәләр күрсәтү, халыкара һәм төбәкара бизнес-элемтәләрне ныгыту, Татарстан предприятиеләренең һәм оешмаларының Россия регионнарының, чит илләрнең һәм, гомумән, халыкара берләшмәләрнең хуҗалык итүче субъектлары белән үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективаларын билгеләүче нәтиҗәле механизмнар эшләү өчен абруйлы һөнәри платформа булып тора.

Форум республиканың беренче затлары, федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләре, Россия Федерациясе регионнарыннан, чит илләрдән дәрәҗәле кунаклар катнашында уза һәм ул, ел саен үзенең дәрәҗәсен арттыра барып, экспертлар берләшмәсе тарафыннан югары танылуга ия булды.

Форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен ел саен энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә перспективалы идеяләргә һәм башлангычларга этәргеч бирүгә ярдәм итә торган эчтәлекле дискуссияләргә бай булган актуаль эшлекле программа, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, бизнес-очрашулар тәкъдим ителә. Дискуссияләр үзәгендә – тотрыклы үсешнең агымдагы торышы һәм перспективалары турында фикер алышу, мөһим проблемаларны чишүнең оптималь юлларын эзләү һәм энергияне сак тоту, энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә прогрессив карарларны тормышка ашыру юлы белән ачыла торган мөмкинлекләрдән файдалану.

Форум чараларының иң мөһим юнәлешләренең берсе яшьләрне актив җәлеп итүдән гыйбарәт – форумның өченче көне Яшьләр көне шигаре астында үткәрелә. Бу көнне югары уку йортларының, техникумнарның актив студент яшьләре, югары сыйныф укучылары, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының беренче затлары белән очрашулар үткәрү традициягә керде.

Форум барышында эшләнгән тәкъдимнәр мөһим практик юнәлешкә ия, халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм энергияне сак тоту, энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә яңа перспективалы проектларны эшләтеп җибәрүгә ярдәм итә.

Форум мәйданчыгы турында тулырак мәгълүмат белән сез «Форум мәйданчыгы» бүлегендә таныша аласыз.