2021 елда энергетика ресурсларын куллану турында декларацияләр тапшыру сроклары үзгәртелде


Дәүләт, муниципаль учреждениеләр һәм дәүләт хакимияте органнары 2021 елның 1 августыннан 1 ноябренә кадәрге чорда законнар нигезендә 2020 елда энергетика ресурсларын куллану турында декларация тапшырырга тиеш була.  Мәгълүматны бу чордан элегрәк бирергә кирәкми. Әлеге үзгәрешләр 2021 елда хисап бирүгә генә кагыла.

Яңа сроклар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 28.10.2019 елның  октябрендәге   707 номерлы боерыгы белән расланган Энергетика ресурсларын куллану турында декларацияне тапшыру тәртибенең 4 пунктына үзгәрешләр кертү турында" 2021 елның 25 гыйнварындагы 23 номерлы боерыгы белән беркетелде (Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021елның  мартында 62669 номеры белән  теркәлде).

Чыганаклар: Россия Федерация Икътисадый үсеш министрлыгы