2022 елда Россия Федерациясендә электр транспорты өчен заряд инфраструктурасын булдыруга 1,37 млрд. сум акча бүлеп бирелде


Россия Федерациясе Хөкүмәте федераль трассаларда электр транспорты өчен заряд станцияләре сатып алу һәм урнаштыру чыгымнарына субсидия бирәчәк. 2022 елда бу максатлар өчен 1,37 млрд. сум акча бүлеп бирелә. Агымдагы елның 9 мартында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин бу хактагы карарга имза салды.

Субсидия белән ярдәм итү 500 дән артык шундый станция төзергә мөмкинлек бирәчәк. Акчалар баштан Кырым Республикасына, Татарстан Республикасына, Сахалин, Ленинград, Түбән Новород өлкәләренә, шулай ук «Дон» М-4 автомагистрале уза торган территорияләргә җибәреләчәк. Татарстанга бу җәһәттән 262 миллион сум бирелә.

Россия Федерациясендә электр автомобиль транспортын җитештерүне һәм куллануны үстерү концепциясе нигезендә 2030 елга ил территориясендә электр автомобильләре өчен заряд станцияләре челтәрен булдыру бурычы куела, ул 29 мең станциядән торачак. Әлеге станцияләр аккумуляторларны 20-30 минут эчендә 80 процентка кадәр корырга мөмкинлек бирә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда электромобильләр һәм электробуслар өчен заряд станцияләр эшли башлады инде. Шундыйларның берсе узган елның сентябрендә Мулланур Вахитов урамындагы муниципаль машина кую мәйданчыгында ачылды.