26 мартта 20:30 сәгатьтә – Җир сәгате


26 мартта 20:30 сәгатьтә – Җир сәгате

Җир сәгате — планетадагы иң киң колачлы экологик акция!
Акциянең максаты — табигатькә һәм планета ресурсларына җаваплы мөнәсәбәт булдыру зарурлыгына игътибарны җәлеп итү.

Кампаниянең төп кульминациясе – «Җир сәгате», бу мизгелдә миллионлаган кеше 1 сәгатькә электр утын һәм приборларын сүндереп торырга тиеш.

РОССИЯДӘ »ҖИР СӘГАТЕ» НИЧЕК УЗА

Россия WWF әлеге акцияне беренче тапкыр 2009 елда оештырды. 2011 елдан башлап анда ел саен 16 – 20 миллион кеше катнаша. 2021 елда «Җир сәгате», 11 сәгать поясын һәм йөзләрчә торак пунктларны берләштереп, икенче тапкыр виртуаль форматта узды. Россия WWF ел саен нинди дә булса актуаль проблемага игътибарны юнәлтә: моннан алдагы акцияләр экология турындагы мәгълүматның ачык булуына, экологик активлыкка, арктика ярларында нефть, газ проектларын җаваплы куллануга, сирәк очрый торган хайваннарны саклауга, урманнарда кыйммәтле агачларны сәнәгать өчен файдаланмауга һәм башка темаларга багышланды.