Феникс - сыек водородта эшләүче беренче самолет прототибы


Нидерландтан бер төркем студентлар сыек водород ягулыгында очучы дөньяда беренче самолет прототибын эшләгән. Phoenix (Феникс) күккә 2021 елның җәендә китәчәк. Җитештерүчеләр сүзләренчә, тулы үлчәмле самолет, нибары 10 литр водород ягулыгы тотып, 2 мең километр араны уза алачак.

Галимнәр сүзләренчә, газ хәлендәге водород энергия тыгызлыгында литий-ион батареялардан өстен тора. Мондый ягулык кече һәм урта ераклык очышларына исәпләнгән самолетлар өчен яхшы хезмәт итәчәк. Ә менә углекислый газның югары эмиссиясе өчен җаваплы зур трансконтиненталь лайнерлар өчен бары тик сыек водород кына туры киләчәк.

Хәзергә исә һавага аның кечерәйтелгән прототибы күтәреләчәк. 50 кг массалы күчермәдә 1 литр ягулыкка исәпләнгән криоген бак була. Водород анда -253 °C температурада саклана. Ягулык элементына эләгер алдыннан ягулык  катлаулы җылыну процессы уза.

Тулы рәвештәге самолетта беренче очыш 2024 елда булыр  дип планлаштырыла.

Чыганак: https://eenergy.media