КАМАЗ һәм Петербург хөкүмәте газ-мотор ягулыгын комплекслы кертү турындагы килешүне имзалады


Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Санкт-Петербургта газ-мотор ягулыгын комплекслы кертү турындагы килешүне имзаладылар.

Документ нигезендә, 2023 елга кадәр Петербургта газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә федераль һәм региональ бюджетлардан 430 млн. сум акча юнәлдереләчәк.

Килешү автомобиль һәм су пассажир транспортын да, коммуналь техниканы да табигый газга этаплап күчерүне күздә тота.

2021 елда 54 автобус һәм 2 коммуналь хезмәт автомобиле сатып алыначак. Шәһәр хөкүмәте пассажир автотранспортын яңартуны дәвам итәчәк. Элегрәк шәһәр табигать газында эшли торган 228 автобус сатып алган иде.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы килешү кысаларында газ белән эшли торган автомобиль һәм су транспорт чараларын  җитештерүчеләргә ярдәм итү мөмкинлеген караячак.

«Газпром» 2024 елга автомобильләрне газ белән тәэмин итү компрессор станцияләре челтәрен 10 нан 25 объектка кадәр арттырачак, шулай ук шәһәр һәм су транспортын сыекландырылган табигый газ белән ягулык салу өчен инфраструктура булдыру вариантларын да эшләячәк.

КАМАЗ экологик табигый газда эшләүче автобуслар һәм коммуналь техника җитештерәчәк.

Килешүнең конкрет чаралары исемлеге һәм аларны гамәлгә ашыру сроклары 2021-2023 елларга «Санкт-Петербургта газ мотор ягулыгы базарын үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча дүрт яклы юл картасында беркетеләчәк.

Хәзер шәһәр Хөкүмәте һәм «Газпром» арасында 2019-2023 елларга «Санкт-Петербургта газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» пилот проектын тормышка ашыру буенча чараларның юл картасы гамәлдә.

«Безнең шәһәрнең экологик иминлегенә мөһим адым ясалды. Килешү шәһәр транспортының якындагы өч елда газ-мотор ягулыгына этаплап күчүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде губернатор Александр Беглов.

Газпром  газ белән тәэмин итүче «Газпром»компрессор станцияләре челтәрен 2024 елга 25 объектка кадәр арттырачак. Хәзер шәһәрдә 10 станция эшли.

Быел Казанга компримирланган табигый газда эшләүче 40 шәһәр пассажир автобусы тапшырылачак. Татарстан башкаласы аларны НЕФАЗдан алачак.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Мәскәүдә КАМАЗдан «гармун» электробусына тест үткәрә башладылар.

Чыганаклар: Мәскәү шәһәр транспорты