КДЭУда Тотрыклы энергетика һәм энергия машина төзелеше халыкара симпозиумы тәмамланды – 2021


18-20 февральдә Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Тотрыклы энергетика һәм энергия машина төзелеше - 2021: SUSE-2021» Халыкара симпозиумы булды.

Чара катнаш - читтән торып оештырылган форматта узды. Катнашучыларның гомуми саны - Россиянең 14 төбәгеннән 800 дән артык югары уку йорты вәкиле, шулай ук чит илдән, шул исәптән Казахстаннан, Таҗикстаннан, Кыргызстаннан, Италиядән һәм Болгариядән булды.

Докладчылар энергетика өлкәсендә фәнни һәм гамәли тикшеренүләр тәкъдим иттеләр һәм халыкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Симпозиум икътисадның энергетика секторында очрый  торган төп каршылыкларны  җиңү, һәм энергия тотрыклылыгы, энергия машина төзелеше буенча практик карарлар эшләп чыгару мәйданчыгына әверелде.

Симпозиум кысаларында Россия һәм Казахстан техник белем бирү Консорциумы эш төркеменең  - Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия кысаларында һөнәри югары техник белем өлкәсендә нәтиҗәле платформа булу өчен ике илнең техник университетларын берләштерүче иҗтимагый оешманың беренче утырышы булды. Хәзерге вакытта Консорциумга Россиянең  12 һәм  Казахстанның  6 югары уку йорты керә.

Консорциумның эш төркеменең беренче утырышы барышында яклар хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар, үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен белдерделәр, аерым алганда, КТОРК географиясен киңәйтү, югары уку йортларын һәм илләрне күбрәк җәлеп итү турында үз фикерләрен җиткерделәр.