Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча күчмә киңәшмә


Бүген “МТЗ-Татарстан” ТПК” ҖЧҖ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Эльдар Адеев, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы ЦЭТ хезмәткәрләре, “РариТЭК Холдинг” АҖ, республиканың йөк һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләре катнашында күчмә киңәшмә узды. Катнашучылар «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ предприятиесенең сәүдә-җитештерү мәйданчыкларында булдылар.

Киңәшмә барышында «МТЗ-Татарстан» сәүдә-җитештерү компаниясенең Алабуга районындагы җитештерү куәтләрен һәм «РариТЭК Холдинг» АҖ Техник үзәгенең Чаллы шәһәрендәге җитештерү куәтләрен бәяләделәр.

Татарстанның сәнәгать предприятиеләре газ-мотор техникасы линейкасын киңәйтү яклы.

Докладлар белән чыгыш ясадылар:

Зинин Василий Леонидович, "Милли газ-мотор ассоциациясе" газ-мотор ягулыгы өлкәсендәге оешмалар ассоциациясенең башкарма директоры)

Адеев Эльдар Рәшит улы - Татарстан Республикасы Премьер-министрының нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе

Балуев Роман Викторович - Энергетика һәм инженерлык тәэминаты комитеты рәисе урынбасары (ВКС форматында)

Сафонов Денис Юрьевич - "Газпром газомоторное топливо" ҖЧҖ сатулар идарәсе җитәкчесе

Самитов Эдуард Ринат улы - «АК-МТ-ЦФО» ҖЧҖ җитәкчесе

Саттаров Альберт Габделхәй улы - «Авантаж» СППК рәисе

Батыршин Рафаэль Римович - «РариТЭК Холдинг» АҖ генераль директоры

Пронин Евгений Павлович, «КАМАЗ» ГАҖнең газ-мотор техникасы буенча директоры

Пекшев Иван Сергеевич - "Газкоин" ҖЧҖ җитәкчесе

Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын, КПГ һәм СПГда авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техниканы үстерү; газ-мотор ягулыгында ТСны куллануның нәтиҗәлелеге; КПГ, СПГ да җитештерү-сату инфраструктурасын һәм транспорт чараларын үстерү; газ-мотор ягулыгы буларак табигый газны куллануны стимуллаштыру механизмнарын эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.