Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләр алды


Бүләкләр түбәндәге номинацияләрдә бирелде: «Иң яхшы матбугат хезмәте» номинациясендә:

  • предприятиедә энергияне сакчыл тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыруга, яңа технологияләр һәм инновацион алымнар эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә бәйле проектларны нәтиҗәле яктырткан өчен, «Челтәр компаниясе» АҖ, матбугат үзәге җитәкчесе Шәрипова Зөлфия Муллаяновнага;
«Иң яхшы корпоратив ММЧ» номинациясендә:
  • «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең корпоратив массакүләм мәгълүмат чараларында югары профессионализм һәм иҗади алымнарны куллану өчен генераль директоры Рөстәм Ринат улына;
«Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» номинациясендә:
  • «Казан дәүләт энергетика университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру темасын актив һәм профессиональ яктырткан өчен, матбугат хезмәте җитәкчесе Дәүләтшина Язглем Мөбарәкше кызы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

«Челтәр компаниясе» АҖ «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Казан дәүләт энергетика университеты» ФДБМУ