Россия электрификация буенча дәүләт комиссиясе — 1920 елның 21 февралендә 1917 елның Октябрь революциясеннән соң Россияне электрлаштыру проектын эшләү өчен төзелгән орган. Аббревиатура еш кына Россияне электрлаштыруның Дәүләт планы кебек үк, ягъни ГОЭЛРО комиссиясенең революциядән соң Россиядә икътисадый үсешнең кабул ителгән һәм тормышка ашырылган беренче перспективалы үсеш планы булган продукты буларак тасфирлап языла.
ГОЭЛРО планы безнең ил тормышында бик зур роль уйнады: аннан башка СССРны шундый кыска вакыт эчендә сәнәгать өлкәсендә иң алга киткән илләр арасына чыгару мөмкин булмас иде. Бу планны гамәлгә ашыру, асылда, бөтен ил икътисадын формалаштырды һәм бүгенге көнгә кадәр аның әһәмияте зур.
ГОЭЛРО планын төзү һәм үтәү күп кенә объектив һәм субъектив факторларны яраштыру нәтиҗәсендә генә мөмкин булды: революциягә кадәр Россиянең сәнәгый-икътисадый куәте, Россия фәнни-техник мәктәбенең югары дәрәҗәсе, бөтен икътисадый һәм сәяси хакимиятнең, аның көче һәм ихтыярының бер кулда туплануы, шулай ук халыкның традицион күмәкләп эшләү менталитеты һәм аның югары хакимияткә карата ышанычлы карашы зур роль уйнады. ГОЭЛРО планы һәм аны гамәлгә ашыру катгый үзәкләштерелгән хакимият шартларында дәүләт планлаштыру системасының югары нәтиҗәлелеген раслады һәм әлеге системаның озак дистә елларга үсешен билгеләде.
ГОЭЛРО планын гамәлгә ашыру өчен совет халкы китергән корбаннар да бик зур булды. Киләчәк өчен мөһим көн турында онытырга – бу планны тудырган һәм аның үтәлешен тәэмин иткән система пафосы әнә шундый иде.
Материалны әзерләгәндә «ГОЭЛРО планы. Мифлар һәм чынбарлык» статьясы материаллары файдаланылды. Авторы В. Гвоздецкий, Россия фәннәр академиясенең С. И. Вавилов исемендәге табигый фәннәр тарихы һәм техника институтының техника һәм техник фәннәр тарихы бүлеге мөдире.
Чыганаклар: Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы