Россия Энергетика министрлыгы водород энергетикасын үстерү стратегиясен әзерли


Россия Энергетика министрлыгы водород энергетикасын үстерү стратегиясен әзерли, анда берничә ил белән партнерлык язылачак, дип хәбәр итте РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин Россия һәм Германия арасында стратегик хезмәттәшлеккә багышланган конференция барышында.

2020 елның октябрендә РФ Хөкүмәте Россиядә водород энергетикасын үстерүнең 2024 елга кадәр юл картасын раслады, ул водород куллану өлкәсен арттыруга һәм киңәйтүгә, шулай ук илнең аны җитештерү һәм экспортлау буенча дөнья лидерлары рәтенә керүгә юнәлдерелгән.

Россиядә водород энергетикасына зур игътибар бирелә. Узган ел ахырында РФдә водород индустриясен үстерү планы кабул ителде, һәм РФ Энергетика министрлыгы хәзер аның нигезендә кайбер документлар, стратегия, ягъни үсеш концепциясен эшли, һәм кайбер процессларны башлап җибәрә, алар безгә тиешле вакытта бу базарда алдынгы позицияләрне биләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Сорокин.

«Мин сөйләгән водород стратегиясе планнарында да партнерлар белән актив хезмәттәшлек итәбез - бу Германия, Япония, Корея, Франция - водород җитештерү, транспортировкалау һәм саклау өлешендә», - дип өстәде министр урынбасары.

Энергетика министрлыгы башлыгы урынбасары шулай ук Россиянең водород базары лидерларының берсе булу ихтималы барлыгын билгеләп үтте. Чөнки ул иң күп  газ запасларына, үсеш алган инфраструктурага  ия булучыларның берсе, ә бу водород җитештерү өлкәсендә яхшы нигез булып тора. «Без бу юнәлештә үз-үзебезгә югары амбициоз максатлар куябыз. Чыннан да, водород белән сәүдә итү базары барлыкка килгәч (нәкъ менә водород белән сәүдә итү, аны хәзерге кебек сәнәгатьтә кулланмыйча, ә нәкъ менә сәүдә итүдә), безнең ныклы позицияләр булсын өчен», - дип йомгаклады Сорокин.