Нәрсә соң ул #ScienceSlam?
Фән нигезләрен күпләребез катлаулы, аңлаешсыз һәм артык рәсми дип саный. Формаль булмаган мохиттә фәнгә кагылышлы мәгълүмат алу мөмкин булмаган эш дип кабул ителә. Ләкин #ScienceSlam нәкъ менә шул хакта!
#ScienceSlam – галимнәрнең үз тикшеренүләре хакында кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмәләре, фәнни ачышлар турында гади телдәге чыгышлар!
#ScienceSlam беренче тапкыр ТЭФ-2022 халыкара форумы кысаларында үткәрелә.
Казан дәүләт энергетика университеты галимнәре һәркемгә аңлаешлы итеп бүгенге көн тенденцияләре һәм үз тикшеренүләре хакында сөйләячәк.
Чыгышларның темасы белән Форум программасында танышырга мөмкин.
Чара 19-20 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә була. Стенд 1.201!