Татарстанда альтернатив энергия чыганаклары булган күпфатирлы йорт төзелә


Татарстанда энергиянең альтернатив чыганаклары булган күпфатирлы йортның пилот проекты гамәлгә ашырыла. Өч катлы бинада 47 фатир булачак. Объект Казаннан 10 минутта «Village Царево» экокомплексында урнашкан. Йорт төзелеше 2020 елның октябрендә башланган. Әлеге проектны «Унистрой» компаниясе тормышка ашыра.

Проект белән энергия алуның берьюлы өч альтернатив чыганагы каралган: электр кояш панельләре, җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү - геотермаль җылылык насосыннан һәм кояш коллекторларыннан эшләнәчәк.

Экойорт түбәсендә 38 кояш панеле урнаштырачаклар, алар йорт ихтыяҗлары өчен электр энергиясенең бер өлешен эшләп чыгарачак.

Шулай ук кайнар су белән тәэмин итү һәм җылыту өчен кояш коллекторлары системасы эшләячәк. 60 градуска кадәр җылытылган су фатирларга тапшырылачак, ә җылылыкның  артыгы - бинаны җылыту системасына җибәреләчәк.

Яңа система эше коммуналь түләүләр күләмен традицион вариантлар белән чагыштырганда 40 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк. Алдан күрелмәгән хәлләр очрагында резерв инженерлык системалары каралган.

Яңа проект барлык экологик стандартлар нигезендә гамәлгә ашырылачак һәм заманча тенденцияләргә туры киләчәк. Мондый йорттагы углерод эзенең шактый кыскаруы да мөһим.

Чыганаклар: Бизнес-онлайн