ТЭФ-2024 форумына багышланган матбугат конференциясе



26 мартта, 13:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумына багышланган пресс-конференция узачак.

Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм «Казан ЭКСПО» АНО генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев катнашачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак: https://m.youtube.com/watch?v=LiD-Glc5Wuw