ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында җил энергетикасы үсеше перспективалары турында фикер алыштылар


13 нче февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында җил энергетикасын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә "НоваВинд" АҖ – җил энергетикасы базарында катнашучы компанияләрнең иң зурысы, "СО ЕЭС" АҖ филиалы –  Татарстан Республикасы Энергетика системасы төбәк диспетчерлык идарәсе, "Сетевая компания" ААҖ һәм республика министрлыклары вәкилләре катнашты.

Чыганак: Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы