Уфада табигый газ белән эшләүче LOTOS автобуслары эшләнә башлады


Уфада шәһәр юлларында йөрү өчен җайлаштырылган түбән аслы LOTOS -105 CNG маркалы зур автобуслар тәкъдим ителде. Аларны «РариТЭК» холдингы эшләп чыгара. LOTOS-105 модельле автобуска тыгызландырылган табигый газ белән эшли торган сакчыл һәм куәтле двигатель, нык шасси куелган, корпусын эшләгәндә алдынгы технологияләр һәм заманча дизайн исәпкә алынган. Автобуска 92 пассажир сыя, аңа, шулай ук USB-розеткалар, җылыту, климат-контроль системалары урнаштырылган. Хәрәкәтләнү проблемасы булган кешеләр өчен махсус мәйданчык та бар. Хәзерге вакытта Уфада 70 шундый автобус халыкка хезмәт күрсәтә башлады.