Иҗат яшьләре өчен бәйге игътибар!


«Без энергия нәтиҗәлелеген  сайлыйбыз – 2020» яшьләр инициативалары республика конкурсы яшьләрнең фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлеген активлаштыру, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентларының, аспирантларның һәм өлкән сыйныф укучыларының фәнни-техник һәм инновацион эшләнмәләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, энергияне саклау һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә фәнни-техник, икътисадый һәм норматив-хокукый прогрессны үстерү максатларында үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү мәктәпләренең, гимназияләрнең, лицейларның өлкән сыйныф укучылары, башлангыч, урта, югары һөнәри белем бирү студентлары, 16-30 яшьләрдәге техник һәм гуманитар югары уку йортларының  аспирантлары чакырыла.

Бер кешенең бер эш белән бер номинациядә катнашуы рөхсәт ителә!

Гаризлар 2019 елның 20 февраленә кадәр кабул ителә. 

Конкурска гариза һәм кушымта итеп бирелә торган документлар түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: cetrt@mail.ru

Тулырак мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин.

Без сезнең гаризаларны көтәбез һәм уңышлар телибез!