Хөкүмәт табигый юл белән барлыкка килә торган энергия туплауны (ВИЭ-генерация) Россия территориясендә үстерү өчен өстәмә кызыксындыру чараларын тәкъдим итә


Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин табигый юл белән барлыкка килә торган энергетиканы үстерүне кызыксындыру чаралары турындагы күрсәтмәне имзалады.

Күрсәтмә нигезендә 2024 елдан ВИЭ-генерация объектлары төзү буенча инвестиция проектларын сайлап алуга конкурс үткәрү өчен чыгымнар күләме раслана.

Биредә сүз челтәр оешмаларга сатылачак энергия туплау объектлары сайлап алыначак конкурс турында бара. Бу чара челтәр оешмаларның электр челтәре хуҗалыкларындагы югалтуларын (регламент буенча 5%) каплау өчен эшләнә. Конкурс Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан ел саен бишьеллык чорга кояш, җил, су, шулай ук табигый рәвештә энергия чыганагы булып торучы башка ресурслар буенча үткәрелә.

ВИЭ объектлары өчен капиталь һәм файдалану чыгымнарының иң чик күләме (алар нигезендә проектларның үз-үзен икътисадый аклавы һәм электр энергиясен сату тарифлары исәпләнә) элегрәк 2024 елга кадәр билгеләнгән иде. Хәзер бу параметрлар 2035 елга кадәрге чор өчен дә саналган.

Моннан тыш, күрсәтмәдә Энергетика министрлыгына энергияне һәм куәтләрне күпләп сату базарында һәм электр энергиясен сату тармагында бу объектларның үсеш динамикасын мониторинглау йөкләнә.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Александр Новак билгеләп үткәнчә, «табигый юл белән барлыкка килә торган энергетикага ярдәм итү механизмы ВИЭ-проектларга инвестиция җәлеп итүне һәм киләчәктә Россия Федерациясе субъектларында түбән углеродлы энергия чыганакларын арттыруны тәэмин итәчәк. Бу тармакның үсешен мониторинглау электр энергетикасына ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк».

Чыганак: Россия Федерациясе Хөкүмәте