Яз бәйрәме белән котлау!


Сезне язның иң матур һәм якты бәйрәме - 8 март белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Табигать сезгә кабатланмас матурлык, бетмәс-төкәнмәс энергия, тормыш зирәклеге, гаҗәеп түземлек һәм наз биргән.

Сез тормыш бүләк итәсез, балалар тәрбиялисез, өйгә ямь биреп торасыз, ир-егетләрне эшкә һәм батырлыкларга рухландырасыз, шул ук вакытта һәрвакыт яшь һәм чибәр булып каласыз.

Иң яхшы теләкләр белән, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумының программа дирекциясе