Россия икътисады өчен чимал трансформациясе энергияне сак тотуны туктатты


Россиядә энергия нәтиҗәлелеген арттыру сәясәте үсеш өчен яңа стимуллар таләп итә. РФ Икътисади үсеш министрлыгы экспертлары әнә шундый нәтиҗәгә килгән, аларның нәтиҗәләре РФдә энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге эшләр торышы турындагы еллык докладта гомумиләштерелгән.
2018 елга Россия тулаем эчке продуктының энергия сыйдырышлылыгы нибары 12 % ка кимегән, гәрчә РФ Президентының «Россия икътисадының энергетика һәм экологик нәтиҗәлелеген арттыру буенча кайбер чаралар турында» 2008 елның 4 июнендәге Указы 2020 елга аны 2007 ел дәрәҗәсеннән 40% ка киметүне таләп итсә дә.
Әгәр энергия сыйдырышлылыгын киметү темплары элеккегечә булса, тулаем эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгын 60% ка киметү 2043 елга гына мөмкин булачак. Узган ун ел эчендә Россия тулаем эчке продуктының энергия сыйдырышлылыгы нибары 9% ка кимегән, ә соңгы дүрт елда бу күрсәткеч бер урында калган.
Россия тулаем эчке продуктының агымдагы энергия сыйдырышлылыгын дөньякүләм күрсәткечләр белән чагыштыру шуны күрсәтә: 2018 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч уртача дөнья дәрәҗәсеннән 46% ка, АКШ дәрәҗәсе – 44% ка һәм Европа илләре дәрәҗәсе 62% ка арткан.