«Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы


2023 елның 5 апрелендә «Казан ЭКСПО» МФЦда Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды. Утырышны республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Утырыш эшендә Россия Федерациясе энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республикада икътисадның энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетиканы үстерү һәм импортны алыштыру буенча зур эш алып барыла.

ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үз докладында хәбәр иткәнчә, 2022 елда республика буенча электр энергиясен куллану 33 млрд киловатт-сәгать тәшкил итте, бу 2021 ел күрсәткеченнән 3,5 процентка югарырак. Бүленгән генерация объектларын исәпкә алып, электр энергиясе җитештерү бер ел эчендә 4,7 %ка үсте һәм 28 млрд киловатт-сәгать тәшкил итте.

Энергия системасының җитештерү объектларын алга таба модернизацияләү һәм яңа куәтләр кертү, интеллектуаль исәпкә алу системаларын кертү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү беренче дәрәҗәдәге бурычлар буларак билгеләнде.