Журнал


Татарстан Республикасында энергия нәтиҗәлелеге тармакара мәгълүмати-аналитик журналының махсус чыгарылышы.

 Скачать журнал

«Татарстан Республикасында ресурсларның нәтиҗәлелеге» журналы ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.12.2002 елның декабрендәге 745 номерлы карары нигезендә нәшер ителә һәм Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетиканың нәтиҗәлелеге сәясәте буенча республика, тармак һәм корпоратив программаларны гамәлгә ашыруның барышы, мәгълүмати-аналитик, фәнни, җитештерү-техник, икътисадый һәм хокукый тәэмин итү мәсьәләләрен, энергияне саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру буенча эксперт фикерләрен яктырту буенча мәгълүмати проект булып тора.

Журналның әлеге санында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә бәяләр, карашлар, фаразлар һәм үсеш перспективалары, «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» программасын гамәлгә ашыруның барышы, республика шәһәрләрендә һәм районнарында икътисадның реаль секторындагы төп мәсьәләләр һәм казанышлар турында актуаль мәгълүмат тәкъдим ителә.

Журналның тематик рубрикаларында заманча технологияләр, конкрет проектлар, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге проблемалар һәм аларны хәл итү ысуллары турында мәгълүмат, энергия ресурсларын саклау өлкәсендә фәнни тикшеренүләр, гамәли эшләнмәләр, шул исәптән табигый, техник, иҗтимагый, гуманитар фәннәр өлкәсеннән дә мәгълүмат бар.

Журнал республиканың фәнни-техник һәм мәгълүмати-аналитик массакүләм мәгълүмат чарасы булып тора.

Журнал Массакүләм коммуникацияләр һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.