Массакүләм мәгълүмат чаралары-2024 конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде


Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча еллык республика конкурсында катнашучыларны бүләкләде.

Бүләкләр түбәндәге номинацияләрдә бирелде:

«Иң яхшы матбугат хезмәте» номинациясендә:

предприятиедә энергияне сакчыл тотуга һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, яңа технологияләр һәм инновацион алымнар эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә бәйле проектларны нәтиҗәле яктырткан өчен «Татнефть ис. В.Д. Шашин исемендәге» АҖ;

«Иң яхшы корпоратив ММЧ» номинациясендә:

за высокий профессионализм и использование творческих подходов в корпоративные СМИ АО «Татэнерго»;

«Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» номинациясендә:
«Саба дулкыннары» ТРК «Татмедиа» Филиалына энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру темасын актив һәм профессиональ яктырткан өчен.
 
Җиңүчеләрне котлыйбыз!